Авылда беренче әтәчләр белән иртән иртүк йокыдан торып, сыер савучылар кыш-көз айларында - фермага, яз-җәй вакытларында лагерьга юнәлә. Уңган сыер савучы Наҗия Борһанова да татлы йокыга талган Иске Чәчкаб авылында иң беренчеләрдән булып уяна. Фермасына йөгерә-атлый бара, көн дә шушы сукмакны таптап, үзенең сөтлебикәләре янына ашыга. Бу вакыт эчендә аның...
Авылда беренче әтәчләр белән иртән иртүк йокыдан торып, сыер савучылар кыш-көз айларында - фермага, яз-җәй вакытларында лагерьга юнәлә. Уңган сыер савучы Наҗия Борһанова да татлы йокыга талган Иске Чәчкаб авылында иң беренчеләрдән булып уяна. Фермасына йөгерә-атлый бара, көн дә шушы сукмакны таптап, үзенең сөтлебикәләре янына ашыга. Бу вакыт эчендә аның куллары күпме тонна сөт сауган!
Нәфис гәүдәле, җитез Наҗия апа Борһанова белән савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесенә баргач танышырга насыйп булды. Өстенә ап-ак халат киеп, башына шундый ук төсле яулык бәйләгән ханымның тиз арада савым аппаратын сүтеп җыюы сокландырды ул чагында.
- Көн саен башкара торган эшем бит, куллар күнеккән, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, - дип тыйнак кына җавап бирде Наҗия ханым. Хезмәт юлын сатучы булып башлаган тырыш кызны язмыш егерме ике ел элек фермага китерә. Үз эшеңне яратмасаң, озак еллар намус белән эшләп булмый ул. Наҗия Борһанова эшеннән ямь табып эшли, малкайлары турында яратып сөйли:
- Хәзер эш шартлары яхшы, элеккеге кебек авыр түгел. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, җырлый-җырлый гына эшлисе. Яңгырлар явып печәннәр уңсын иде, ул чагында сыерлар да сөтле булыр. Сыер бит ул бик акыллы хайван, үзенең хуҗасын белә, алар белән сөйләшә-сөйләшә эшлим!
Эшеңне, терлекләрне чын күңелеңнән яратсаң гына уңышларга ирешергә мөмкиндер ул. Наҗия Борһанова үзен тырыш савымчы итеп таныта, өченче ел рәттән район күләмендә уздырылган савымчылар бәйгесендә катнашты. Агымдагы елның район Сабантуенда муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, тырыш хезмәтен бәяләп, Наҗия ханымга Рәхмәт хаты тапшырды һәм автомат кер юу машинасы бүләк итте. Хуҗалыгында өч бозау асрап, бакча үстерүче, өендә дә эшнең иге-чиге булмаган савымчының эшен җиңеләйтүче бер дигән бүләк булды ул!
Көненә биш дистә сыерны саву бер дә җиңел эш түгел. Ләкин Наҗия Борһанова зарлана торганнардан түгел. Бүгенге көндә кызы Ләйсән белән улы Нәфиснең яраткан әнисе, оныгы Гаязның сөекле дәү әнисе булган сөйкемле ханым эшеннән, тормышыннан, хезмәттәшләреннән канәгать булып яши.
Кайбыч районы республикада, Әтнә районыннан азга гына калышып, бер сыердан сөт саву буенча икенче урында бара. Безнең районда бер баш сыердан көнлек савым 19,9 килограмм тәшкил итә, Әтнәдә бу сан 20,5 килограмм. Кайбыч уңганнары һәр мизгелнең кадерен белеп, җитәрлек дәрәҗәдә терлек азыгын әзерләү һәм мул итеп сөт саву мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша.
Нет комментариев