Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

    Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатында Кайбычка килгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре игенчеләрнең "Язның бер көне - ел туйдыра",- дигән халык мәкален истә тотып эшләвенә игътибар итте.

    Игенче - механизаторлар язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын март ахырларында ук әзерлек сызыгына куйган иде инде. Көздән аны паркларга кышкы маклыкка куйдылар, язын янә бер кат күздән кичереп, комплектладылар. Шуңа ТР Премьер- министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы белән чәршәмбе көнне үткәрелгән үзара тикшерүдә кызарырга туры килмәде.

    Бәяне ТР министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, игенчелек тармагын үстерү начальнигы урынбасары Людмила Павлова, "Ак барс" холдинг компаниясенең инженер- тәэминат бүлегенең баш белгече Фәнис Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, идарәнең механикалаштыру һәм үсемлекчелек буенча консультантлары Рәфыйк Тимергалиев, Илхамия Нигъмәтҗанова, Дәүләт техника күзәтүе инспекциясе начальнигы Рушан Тимершин, ТР буенча "РСЦ"ның район филиалы начальнигы Гомәр Сафин куйды. Алар машина- трактор паркларының чисталыгы, авыл хуҗалыгы техникасының ни дәрәҗәдә сыйфатлы ремонтлануы, техника куркынычсызлыгы буенча хезмәтнең торышы, эш планнары, кыр эшләре барышында механизаторларга хезмәт хакы түләү, чәчүлек орлыкның сыйфатын, аларга тиешле документацияне, минераль ашламалар, ягулык- майлау материаллары белән тәэмин ителешне карады.

    Үзара тикшерү "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгының машина- трактор паркынан башланды. Биредә эшнең торышы белән хуҗалыкның баш агрономы Финар Насыйров, баш инженер Ринат Насыйров таныштырды. Алар әйтүенчә, барлык техника да, чәчүлек орлыклар да язгы кыр эшләренә әзер. Биредә эш ике сменада алып барылачак, ремонт бригадасы төзелгән, күчмә эретеп- ябыштыру агрегаты булдырылган. Комиссия әгъзалары орлыкның саланышы буенча кимчелекләргә тукталдылар.

    "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалында барлык техника бер урынга тупланган. Биредә эшнең барышы белән җәмгыять директоры Айрат Фатыйхов, баш инженер Александр Тутаев таныштырды. Монда да язга җитди әзерләнәләр, әмма тракторларны ремонтлау буенча бераз эшләре бар әле. Әнә шул факт гомуми баллның бергә кимүенә китерде.

    "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалында март азагында гына район күләмендә киңәшмә үткән иде. Комиссия әгъзалары тракторлар әзерлеге буенча кимчелек табып, бер балл киметтеләр.

    Ә менә "Чекмарев" крестьян фермер хуҗалыгы быел комиссия әгъзаларын гаҗәпләндерде. Бирегә ничә ел рәттән килеп, бер тапкыр да кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйганнары юк иде, диләр алар. Быел тырышканнар. Чәчкечләрнең буялып бетмәве, чәчүлек орлык буенча да кимчелекләр булуы бераз балларны төшерде.

    "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы арада иң яхшылардан иде. Парк территориясе дә җыештырылган, минераль ашламалар да тиешенчә саклана, орлыклар буенча да кимчелекләр булмады. Шуңа күрә, аларга 40 мөмкинлектән 40 балл куелды. Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча "Гөбенә" агрофирмасы дүртенче ел рәттән беренче урынга чыкты. Бирегә килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да моның шулай булуына шигем юк дип белдерде. 39ар балл туплаган "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләре икенче, 38 балл белән "Яңа юл" хуҗалыгы өченче урынга чыкты. "Чекмарев" крестьян- фермер хуҗалыгына 36 балл бирелде.

    -- Хезмәт вазифаларым буенча миңа республиканың күпчелек районнарында булырга туры килә. Күптән түгел Лаеш районында булдык, анда техниканы агрегатлаштыру түгел, кар астыннын да казып чыгармаганнар иде әле. Биредә барлык техника бүген үк кырга чыгарга әзер. Булдырасыз! -- диде комиссия рәисе Наил Хәмидуллин кайбычлылар хезмәтенә югары бәя биреп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: