Кече Мәмегә су кертәләр

Районда "Чиста су" республика программасын гамәлгә ашыру максатында зур эш башкарыла. Узган атнада шул программа нигезендә Кече Мәме авылында да суүткәргеч сузу эшләре башланды.
Авылга килеп керүгә, җир казучы техника гөрелтесе ишетелә, урам буйлап туфрак өемнәре сузылган. Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева шатлыгын безнең белән дә уртаклашып:
- Соңгы елларда авылыбызга игътибар артты. Мәдәният йортында капиталь ремонт бара, авылга су кертә башладылар. Моңа кадәр Кече Мәме авылында суүткәргеч бөтенләй юк иде. Бездә социаль яктан мөһим бу эшләрне күптән башкарырга кирәк иде дә бит, сузыла килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшли башлавының беренче айларында ук проблемаларыбызны хәл итәргә ышандырган иде һәм сүзендә торды, - диде.
Су кертүче оешма эшчеләре Альберт Макаров, Рәмис Җәләлов, Рифат Зиннәтуллин, трассаны казучы тракторчылар Нуршат Миңнуллин һәм Зөфәр Миңнуллин бер атна эчендә Иске күл, Яшьләр урамнарында эшне төгәлләп, хәзер Үзәк урамда суүткәргеч суза башлаган. Барлыгы 1,5 чакрымда суүткәргеч торбалар салачаклар. Егетләрнең су кертү буенча бай тәҗрибәләре бар. Алар Татарстан районнарында гына түгел, Россиянең кайбер шәһәрләрендә дә эшләп кайткан.
Без барганда бригада егетләре ветеран-укытучы Зинаида Федотова яшәгән йорт тирәсендә эшли иде. Оныклары белән урамга чыккан Зинаида апа авылга су кертүнең күптәнге хыяллары булуын яшерми.
- Су тормыш чыганагы бит, ул һәркөн кирәк. Бездә һәр йортта диярлек кое бар, халык суны шуннан ала. Әмма, янгын була калса, янгын сүндерү машиналарына су алу өчен урын юк иде. Күл буена машина бара алмый. Ә суүткәргечкә янгын сүндерү гидрантлары да куелачак диделәр, халык шунысы өчен дә куана, - ди ул.
"Чиста су" программасы нигезендә суүткәргечләр сузылып беткәч, өйләргә дә су кертә алачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.5400
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.5400
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.9100
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.28700
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.23100
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.21000
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.12100
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.44400
-
27 июль 2022 - 09:01Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.22800
-
26 июль 2022 - 15:00Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.23000
-
20 июль 2022 - 12:25«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.21400
-
20 июль 2022 - 08:38Комбайннарның әзерлегенә бәя бирелде Басуларда игеннәр матур гына күтәрелеп килә. Язның соңга калуы чәчүне шактый тоткарласа да, игенчеләребез бурычларын намус белән үтәп чыкты.9200
-
14 июль 2022 - 16:42Гөлнара Светликова: Чигү күңелне тынычландыра «Осталар һәм остазлар»ның яңа чыгарылышы чигү хакында.25600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
4 август 2022 - 15:27Район башлыгы Ульянководагы ашлык киптерү комплексы төзелеше һәм эретмә узелы эшчәнлеге белән таныштыТиздән Ульянковода “Август-Кайбыч» җәмгыятенең беренче ашлык киптерү комплексы кулланылышка тапшырылачак.20400
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.9100
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.5400
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.5400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика