Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Әнием догалары ярдәм итте»

    Илебез халкына исәпсез- хисапсыз кайгы-хәсрәт, күз яшьләре китергән әфган сугышыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 24 ел вакыт үткән. Әлеге дәһшәтле сугышта районыбызның 72 улы катнашты. Шулар арасында Кече Кайбыч авылы егете Рамил Рәшит улы Вәдигуллин да бар.

    Олы Кайбыч урта мәк­тәбен тәмамлаган елны ук Рамилне Апас районы хәрби комиссариаты Яшел Үзәндәге ДОСААФка шофер һөнәрен үзләштерергә җибәрә. Автомобиль йөртүче таныклыгы алып кайткан егетне 1983 елда Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алалар. Бу көнне Кече Кайбычта тагын ике егетне- Мөдәрис Гайнуллин бе­лән Рузалит Солтановны да армиягә озаталар. Татарстан хәрби комиссариатында бер кич кунганнан соң, булачак солдатларны Куйбышев шәһәренә, ә бер атнадан соң, хәрби киемнәргә киендереп, Төрекмәнстанның Кушка шәһәренә җибәрәләр. Өч авылдаш бергә дүрт ай хәрби әзерлек мәктәбе уза. Авылда хезмәт бе­лән үскән, физик яктан ныклы егетләр, Әфганстан Республикасының Шендант шәһәренә эләк­кәч, туганнары йокысыз кала. Бар теләкләре: исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар иде. Балачакта бергә уйнап-үскән Рамил, Мөдәрис, Рузалит өчесе бер частьта, төрле роталарда хезмәт итәләр. Салтыйган, Ябалактан, Апас районнарыннан да якташлары була. Автомобиль йөртүче һөнәрен үз­ләштерүләре хәрби хез­мәттә дә ярап куя: Рамил дә, Мөдәрис тә автомобиль батальонына элә­гә. Алар автоколонна составында Шенданттан Кандагар шәһәрендәге хәрби аэродромга "КамАЗ" автомобильләрендә самолетларга, вертолетларга керосин ташый.

    - Ике шәһәр арасы 510 чакрым. Юлда безне гел дошманнар сагалады, юл­га еш кына миналар куялар иде. Тугыз ай хез­мәт иткәч, Мөдәрис минага эләгеп, кулын югалтты. Озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, аны Кече Кайбычка кайтарып җибәрделәр. Ике ел дәвамында шул ике шәһәр арасында, дошман засадаларына эләгә-эләгә, хә­рәкәттә булдык. Һәр рейста диярлек, юлда дошман безгә каршы ут ача иде. Керосин тутырылган "КамАЗ" автомобильләре янганын еш күзәтергә ту­ры килде. Бәрелешләрнең берсендә якын дустым, Балык Бистәсе районының Күки авылы егете Рамил Ибәтов батырларча һәлак булды. Дошман засадасына юлыккач, гранатамет снаряды нәкъ аның автомобиленә эләкте шул. Мине Ходай үзе сакладымы, әниемнең догалары коткардымы, бер тапкыр да яраланмадым, - ди үлем белән күзгә-күз очрашкан Рамил.

    Күкрәген медальләр би­зә­гән солдат туган авылына ике ел да биш ай хез­мәт иткәннән соң гына, 1985 елның 30 августында кайтып төшә. Кайтуга Ильич исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый. Алдынгы механизатор 1991 елда авылның чибәр кызларының берсе Гөлүсә белән гаилә кора. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып, кызлары Раилә, уллары Раил дөньяга аваз сала. Хәзер район электр элемтәсе узелында шофер булып эшлүче Рамил кебек Ватан сагында торган егетләр - район горурлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: