Көн темасы

Ульянково авылында суүткәргеч челтәре сала башладылар

Бу атна башында газ, электр элемтәсе, электр челтәре өлкәсендә эш­ләү­че белгечләр белән берлектә 300 метр озынлыктагы яңа трассаны билгеләп чыктылар.

Эш башкару өчен район бюд­жетыннан 303 мең сум сум акча бүлеп бирелгән. Соң­гы ике ел эчендә Ульянковода су белән тәэмин ителеш күпкә яхшырган.

"Чиста су" республика программасы нигезендә былтыр Тау урамында артезиан скважинасы тө­зелгән. Хәзер анда судан файдалануга контроль компьютерда махсус программа буенча алып барыла. Авылның Яшел, Тау, Бакча урамнарына 2 чакрым 890 метр озынлыкта суүткәргеч сузылган. Якынча мәгъ­лү­матларга караганда, объект бәясе 4 миллион 503 мең сумга төшкән. Су тәэмин итү системасы белән идарә станциясе урнаштыру өчен район бюджетыннан 167 мең сум, авыл җирлеге бюджетыннан 90 мең сум ак­ча бүлеп бирелгән.


“Чиста су” республика программасы Ульянково авылында суүткәргеч челтәре сала башладылар

Нет комментариев