Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Янгын сүндерү депосы

    Халык иминлеген саклау максатында Федоровское авылында элекке "Сельзозтехника" берләшмәсе территориясендә берничә ел элек янгын сүндерү депосы ачылган иде.

    Равил Сайранов җитәкчелегендәге депо якын -тирә авылларга да хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта әлеге депо өчен Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортының элеккеге котельные үзгәртеп корыла. Биредә төзелеш эшләре белән Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге "Заман" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Алар бинага янгын сүндерү автомобильләре сыярлык ике ишек ясаган, тышкы яктан җылытып, профнастил белән стеналарын тышлый, түбәсен яба, эчке эшләрен башкаралар. Төзүчеләр эшне октябрь урталарында башлаганнар, объектны декабрь урталарында файдалануга тапшырырга җыеналар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: