Ышкы-пычкы белән... хатын-кыз идарә итә!
Мәктәп укучыларында беренче хезмәт күнекмәләре технология дәресләрендә бирелә. Бу яктан Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе малайлары бәхетле, чөнки аларның остазлары - чын мәгънәсендә алтын куллы кеше.
Барлык мәктәпләрдә дә технология дәресләрендә малайларны аерым укытучы укыта, ә кызларны - башка. Кызлар тегәргә, чигәргә, бәйләргә, аш-су әзерләргә өйрәнсә, малайларны станокта агач эшкәртергә, тимер белән эш итәргә, техника серләренә өйрәтәләр. Зур Подберезье мәктәбендә төрле станоклар, балта, чүкеч, пычкылар белән тулы остаханә хуҗасының хатын-кыз икәнлеген белгәч, башта гаҗәпләнебрәк тә куйдым. Чөнки тимер-томыр, ышкы-пычкылар белән гадәттә ир-егетләр идарә итә. Остаханәдәге заманча станоклар шактый күп булуы турында әйткәч:
- Менә бу электр белән эшләүче аппарат - агач һәм тимер эшкәртергә мөмкинлек бирүче катнаш верстак безгә яңа кайтты. Укучыларны өйрәтү өчен мөмкинлекләре зур аның, - дип таныштырды, әле буяулары да кубарга өлгермәгән бер станок янына килеп.
Монда бораулау, тимер эшкәртүче фрезер, кайрау, шомарту станоклары бар, барысы да электр белән эшли, яңалар. Артык калын булмаган тимерне бөкләү машинасы әле яңа ел алдыннан гына кайтарылган, ул кул белән эшли.
- Ә үзегегез бу станокларда эшли беләсезме соң? - дип сорагач, елмаеп:
- Әлбәттә. Мин бит һөнәрем буенча техник. Зур Подберезье мәктәбен 1977 елда тәмамлагач, Чебоксардагы 19 нчы һөнәр училищесына укырга кердем һәм ике елдан соң аны гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, фрезерчы-фрезер станогында эшләүче белгечлеге алдым, безгә өченче разряд бирделәр. Ә аннан соң шул ук елны Казандагы индустриаль-педагогия техникумына юл тоттым һәм тимерне кисү юлы белән эшкәртү бүлегендә укый башладым. Аны да кызыл дипломга бетерергә насыйп булды, техникумда "техник-технолог, производствога укыту мастеры" белгечлеге алдым, - диде.
Күңеленең ирләр һөнәренә тартылуы бәлки үзенең уңганлыгы белән дан тоткан, балта, тимер эшләренә оста булган әтисе Сергей Спиридиновичтан киләдер.
Хезмәт юлын Саратов өлкәсенең Красный Текстельщик поселогында, сайлаган һөнәре буенча түгел, ә пионервожатый булып башласа да, Зур Подберезьега әйләнеп кайткач, барыбер педагоглык хезмәтенә керешә ул. Башта мәктәп интернатында тәрбияче була, ә ул ябылгач, технология укытучысы итеп билгелиләр. Районда малайларга белем бирүче технология укытучылары арасында Галина Карлина бердәнбер икән. Алай гына да түгел, Галина Сергеевна технология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе дә. Техник юнәлештә белем бирүче педагог югары квалификацион категориягә ия. Аның кул астында "Яшь мастер" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар ясаган төрле эшләнмәләр район һәм республика күләмендә үткәрелүче күргәзмә, ярминкәләрдә үзенең лаеклы урынын алмыйча калмый. Соңгы елларда укучылары технология фәненнән үткәрелгән олимпиадаларда гел призлы урыннар яулап, республика бәйгеләрендә актив катнашып, Мактау кәгазьләре, сертификатларга лаек булган. Әмма балаларның дәресләрдә алган күнекмәләрен бернинди дә призларга тиңләп булмый, бу аларга киләчәк тормышларында бик нык ярдәм итәчәк. Авылда яшәп, балта, көрәк тә саплый белмәгән укучылары булмасын өчен зур көч куя ул.
- Без Галина Сергеевнаның дәресләрен көтеп алабыз. Ул безне төрле эшкә өйрәтә, - ди бертавыштан укучылары Вадим, Владислав, Алексей.
Остазлары юлыннан китүче укучылары да бар. Мәсәлән, Сергей Маурчев Казандагы индустриаль-педагогик техникумны, Сергей Маурчев токарьлар хәзерләүче техникумны тәмалаган. Галина Карлинаның узган ел "Дәресләрдән соңгы мәктәп" дигән республика грантын яулавы да укытучының үз һөнәренең остасы, балаларны хезмәткә өйрәтүдә тынгысыз җанлы педагог булуы турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев