Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин яындагы Одер елгасы буенда каршы ала

    Сугыш һәм хатын-кыз сүзен янәшә куеп булмаса да, хакыйкатьтән берничек тә качып булмый. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен яу кырына китүчеләр арасында гүзәл затларыбыз да бик күп булган. Элемтәче, радист, шәфкать туташы, санитарка, снайпер, зенитчы солдаткалар Җиңү көнен якынайтуга саллы өлешен керткән.

    Сугыш елларындагы батырлыгы өчен 150 меңнән артык хатын-кызның орден-медальләргә лаек булуы, алар арасында 86 Советлар Союзы Герое, дүртесенең Дан орденының тулы кавалеры булуы шул хакта сөйли. Бәрлебашы авылында яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераны Евдокия Вакатова- барабызның да горурлыгы.

    - Кыр почтасының адресы күңелем түрендә мәңгелеккә уелып калган шул. Сугышта "әллә үләм, әллә калам", дип йөргән көннәребездә туган авылдан әти белән әни язган хатны алу яшәргә көч бирә, дошманнан үч алу теләген тагын да көчәйтә генә иде, - диде миңа Евдокия Ивановна, хәтеренең яхшы булуына соклануымны белдергәч. - Балачагым булмады, дүрт класс укыгач, колхоз эшенә җигелдем, урман кистем. Сугышчан юлым Иске Чәчкаб авылында окоп казудан башланып китте. Аякта чабата, көздән кышка кадәр җәяү, ачлы-туклы окоп казыдык. Аннан соң фермада эшләдем. Ә бер көнне мине әни эштән канлы күз яшьләре белән каршы алды:"Кызым, сиңа армиягә повестка килгән!" Шул вакыт аңымны югалтып егылганмын. Ике абыем Яков белән Тимофейны бу вакытта сугышка алганнар иде инде. Мине Кайбычка хәрби комиссариатка кадәр әни озатып барды. Икәүләп елашабыз."Үзеңне сакла инде, балакаем. Өченче балам китә бит",- дип, такмаклый-такмалый елаган әниемнең теләге кабул булды, фронттан исән-имин кайттым. Әти авыру иде, урын өстендә генә ятты.

    Бу 1943 ел була. Евдокия кебек унтугызы әле генә тулган 11 кызны хәрби комиссариаттан Казанга, ә аннан Киевка озаталар. Әмма Украина башкаласына кадәр барып җитү насыйп булмый аларга, чөнки анда бик көчле сугышлар бара. Шуңа да, Киев янындага Нежин шәһәрендә берничә көн тоткарланганнан соң, Курскийга җибәрәләр.

    - Бу шәһәргә килеп урнашуга безгә солдат формасы бирделәр. Өстебездә авылдан чыгып киткән киемнәр, ай буена юынмыйча йөреп, бетләп беткәнбез. Мунчада юынуны да зур бәхеткә санаган идек ул чакта. Хатын-кыз һәм гигиена сүзләре аваздаш булса да, кая инде ул чакта чиста йөрүләр. Әмма без түздек, зарланмадык, тизрәк сугыш бетсен иде дип теләдек.

    Хәрби өйрәнүләр башлана. Евдокия Ивановна зенит-артиллериячеләр отрядына эләгә. Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган япь-яшь кызлар зенит җайланмалары, пулеметтан, карабин, пулемет, автоматтан атарга өйрәнә. Хәрби заводлар, мөһим юллар, шәһәрләрне фашистларның һава һөҗүменнән саклау бурычы куела аларга. 1944 елның гыйнварында зенитчылар хәрби ант бирә: "Ватан өчен сугышка керәм. Солдат исеменә тап төшермәм". Озакламый алар һавада очкан самолетларны немецларныкымы, безнекеме икәнлеген тавышыннан таный башлый. Ике елдан артык авыр фронт юлы узган зенитчы Евдокия антына тугрылыклы булып кала. Эшелон белән Германиягә алып китүләрен дә, урманнар буйлап хәрәкәт иткәндә күп тапкырлар дошман һөҗүменә дучар булуларын да яхшы хәтерли. Берлинга ерак түгел Одер елгасы буенда каршылыйлар алар Җиңү көнен. Аннан соң Германиягә барып җитәләр.

    - Үз илебезгә поезда кайттык. Анда зур хәрефләр белән "Ватаным, җиңүчеләрне каршы ал! Без Берлиннан кайтабыз!" дигән сүзләр язылганлыгы да исемдә, - ди сугыш ветераны.

    1945 елның августында Бәрлебашына әйләнеп кайткан кызны өйдә кайгылы хәбәр көтә: абыйсы Яков яу кырында башын салган. Кайгы җиле какмаган йортлар сирәк була шул ул вакытта. Сугыштан кайтуга колхоз эшенә чумган кызга күрше егете Павел Вакатов гашыйк була. Ул да, Евдокия Ивановна кебек, беренче Белоруссия фронтында катнашкан, әмма икесе ике җирдә. Фронтовиклар гаиләсе тормышның кадерен белеп яши. Балалары булмый. Урын өстендә яткан каенансы Евдокия Тихоновнаны 19 ел буена карый килене. Павел Арсентьевич та күптән вафат инде.

    Ветеран ялгызы гына яшәсә дә, өеннән кунаклар өзелеп тормый аның. Социаль хезмәткәр Геннадий Анин гаиләсе ярдәм итә, диде. Апас һөнәр училищесында укучы Евгений Корсаков та гел булышып тора икән.

    Сугыш турындагы киноларны күз яшьләрсез генә карый алмый Евдокия Вакатова. Яшьлекләрен урлаган сугыш еллары кабат күңелен кузгата да, җанын телгәли. Андый чакларда кулына ире белән үзенең исеме язылган "Алар илгә җиңү китерде" китабын һәм сугышта һәлак булганнарның исемнәрен үз эченә алган "Хәтер" китабын кулына ала ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: