Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бил алышты егетләр

Кайбыч көрәшчеләре узган атнада Кошман мәктәбе спортзалында татар-башкорт көрәшендә бил алышты.

Иртәнге сәгать тугызда башланып киткән бәйге төштән соң дүртләрдә генә тәмамланды. Чөнки спортның бу төрен яратучылар саны арта бара, шуңа да катнашучылар күп. Бу - тренерларның укучыларында кы­зыксыну уята белүе, районда спортка игътибарның арта баруы турында да сөйли. Район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллин тәкъдиме белән үткәрелгән ярышта төрле мәк­тәпләрдән 68 укучы, 11 ир-егет катнашты.

Спорт залында алма тө­шәрлек тә урын юк иде, дисәк, һич ялгыш булмас. Көрәшчеләр үзләре дә күп, җанатарлар да шактый җыелган. Күрәм, ке­ләмгә чыгучылар арасында инде мәктәпне тәмамлап, Казанда югары уку йортларында, техникумнарда белем алучы студентлар да шактый күп.

- Бүген уку көне булса да, шушы ярышка кайттык. Юрий Валтерович кәрәзле телефонга шалтыратып, көрәш буенча ярыш уздырылачагы турында алдан ук хәбәр бирде. Безне онытмаулары, шулай барлап торулары өчен шатланып кайттык, - диде Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең бишенче курсында укучы Иске Тәрбит авылы егете Дмитрий Петухов.

Быел Мәлки мәктәбендә тугызынчы классны тә­мам­лап, Казандагы автотранспорт техникумына укырга кергән Павел Горшков, Кошман егете - Казан (Идел буе) федераль университетында спорт факультетының бишенче курсы студенты Динар Гатауллин да шул фикерне әйттте.

Ярышта җиде мәктәп командасы катнашты. Хуҗа Хәсән мәктәбе укчылары белән хәзер авылдашлары - район мәшгульлек үзә­ге начальнигы Игорь Канашов яңадан шөгыль­ләнә башлаган. Җиңү яу­лаучылар арасында аның укучылары да бар. Ә яшүсмерләр арасында кө­рәш чыннан да бик кы­зу барды. Ярыш оештырылышыннан бар да канәгать калды: укучылар ашханәдә бушлай тукланды, ир-егетләргә дә кайнар аш тәкъдим ителде. Призлар да яхшы: беренче урынны алган укучыларга-500 сум, икенче урындагыларга - 300 сум, өченчеләргә 200 сумлык приз. Ир-егетләргә аның күләме 1000, 700, 500 сум иде. Район башлыгы кул куйган Мактау кәгазьләре һәм бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­лә­ләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды. Кубок белән Кече Мәме мәк­тәбе командасы бүләк­ләнде.

Үз үлчәү авырлыгында призлы урыннар алучылар түбәндәгеләр:

30 килограммга кадәр

Булат Сибгатов (1 урын, Мөрәле), Иван Токсаров (II урын, Кече Мә­ме), Владимир Козин (III урын, Кече Мәме).

35 килограммга кадәр

Шәфкать Фәйзуллин (I урын, Кошман), Нәф­кать Фәйзуллин (II урын, Кошман), Илнар Гафуров (III урын, Хуҗа Хәсән).

40 килограммга кадәр

Данил Токсаров (I урын, Кече Мәме), Владимир Филипов (II урын, Кече Мәме), Ранил Абдуллин (III урын, Кече Кайбыч).

45 килограммга кадәр

Игорь Муллин (I урын, Хуҗа Хәсән), Тимур Калдин (II урын, Кече Мәме), Адел Гобәйдуллин (III урын, Бортас).

50 килограммга кадәр

Дамир Хәбибуллин (I урын, Мәлки), Дмитрий Майданов (II урын, Кече Мәме), Азамат Михайлов (III урын, Олы Кайбыч).

55 килограммга кадәр

Марсель Сәйфуллин (I урын, Олы Кайбыч), Денис Старшов (II урын, Кече Мәме), Ильнур Хикмәтуллин (III урын, Кече Кайбыч).

60 килограммга кадәр

Константин Лутцев (I урын, Мәлки), Петр Краснов (II урын, Мәлки), Алмаз Тимергалиев (III урын, Мөрәле).

60 килограммнан югарырак үсмерләр арасында

Павел Горшков (I урын, Мәлки), Константин Костюков (II урын, Хуҗа Хә­сән), Ильмир Гашыйгуллин (III урын, Кече Кайбыч).

65 килограммга кадәрге ир-егетләр арасында

Валерий Фомин (I урын, Кече Мәме), Фәннүр Хикмәтуллин (II урын, Кече Кайбыч), Зөфәр Миңнуллин ( III урын, Кошман).

75 килограммга кадәр

Дмитрий Петухов (I урын, Иске Тәрбит), Андрей Козин (II урын, Кече Мәме), Динар Гатауллин (III урын, Кошман) (рәсем­дә).

75 килограммнан югарырак

Вениамин Киселев (I урын, Кече Мәме), Раил Хәйретдинов (II урын, Олы Кайбыч), Наил Гарәфетдинов (III урын, Олы Кайбыч).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарбашкорт көрәше Кайбыч көрәшчеләре