8 июньнән 14 июньгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә бадминтон буенча яшүсмерләр арасында "Ак төннәр" дип исемләнгән Бөтенроссия турниры үткәрелде. Бу турнирда Татарстан данын Борындык мәктәбе укучылары Гүзәл Хәйруллина белән Диана Гобәйдуллина да яклады. Безнең кызлар Мәскәү, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән җыелган 13 яшькә кадәрге яшьтәшләре арасында уңышлы чыгыш ясады....
8 июньнән 14 июньгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә бадминтон буенча яшүсмерләр арасында "Ак төннәр" дип исемләнгән Бөтенроссия турниры үткәрелде. Бу турнирда Татарстан данын Борындык мәктәбе укучылары Гүзәл Хәйруллина белән Диана Гобәйдуллина да яклады.
Безнең кызлар Мәскәү, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән җыелган 13 яшькә кадәрге яшьтәшләре арасында уңышлы чыгыш ясады. Тәтеш кызы Валерия Таҗиева белән парлап уйнаган Гүзәл, Мәскәүдән килгән парга гына оттырып, көмеш медальгә лаек булды. Гүзәлнең үзе генә уйнаганда да җиңүгә мөмкинлеге зур була, әмма ярымфиналда ул Мәскәү кызы Анастасия Афонинага оттыра һәм бишенче урынга чыга. Тагын шунысын да әйтеп узарга кирәк, 13, 15, 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында узган бу турнирда Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 20дән артык яшь спортчы катнашкан һәм алар арасыннан бары Гүзәл генә медаль белән кайткан.
Нет комментариев