Чаңгы ярышында катнаштык
10 февральдә суык булуга да карамастан, без, Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, «Россиянең чаңгы юллары-2013» кысаларында узган чаңгы ярышына җыелдык.
Башта 5, 6, 7 нче сыйныф егетләре-кызлары, аннан башлангыч сыйныфлар, соңыннан 8-9 нчы сыйныф укучылары чаңгы юлының стартына басты. Укытучылар арасында да ярыш кызу барды. Яраткан укытучыларыбыз өчен чын күңелдән җан аттык. Ир-егетләр арасында беренче урынны физкультура укытучысы Айдар абый Насретдинов яулады. Хатын-кызлар арасында Диләрә апа Насретдиновага тиңнәр булмады. Өч чакрым араны күз ачып йомганчы үтте ул! Финишка килгән һәркем чәй һәм тәмле коймактан авыз итте. Бүләкләр алгач, кәефебез тагын да күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев