Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дуслык уены

Февральнең матур бер көнендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Кайбыч муниципаль районы башлыгы призына ир- егетләр командалары арасында хоккей буенча ачык турнир үткәрелде.

Әлеге турнирда боз хуҗаларыннан кала Буа, Апас районнары, Чувашия Рес­публикасының Батыр районы командалары катнашты.

Кубок өчен көрәшкә беренче булып Буа районының "Арктика" һәм Батыр районының "Олимп" командалары чыкты. Уен башыннан ук инициативаны үз кулларына алып, "Арктика" командасы көн­дәшләрен 6:1 исәбенә отты. Алардан соң Кайбыч һәм Апас командалары үзара көч сынашты. Уен якташларыбыз файдасына 2:1 исәбенә тө­гәлләнде. Турнирда өченче урын өчен көрәш Апас һәм Батыр районнары командалары арасында барды. Нәтиҗәдә "Олимп" "Свияга" командасын 4:1 исәбенә тар-мар итте. Финалга Кайбыч һәм Буа районнары командалары чыкты. Турнир кубогы өчен кискен көрәш башланды. Кагыйдә бозулар, ике минутка уеннан чыгарулар кайбычлыларның күңелен төшермәде, алар матур, бердәм уен күр­сәтте һәм 6:4 исәбе белән җиңде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин без­нең хоккейчыларны җиңүләре белән котлады, турнирның төп призы - кубокны тапшырды. Иң яхшы уенчылар дипломнарга лаек булды. Турнирның иң яхшы капкачысы дип "Арктика" командасыннан Роман Телегин танылды. Иң яхшы һө­җүм­че исеменә "Олимп"тан Игорь Лекеров лаек булды. Иң яхшы сакчы Олы Кайбычтан Ранил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей

2
X