Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшләрдә сынала батыр егетләр көче

Ир-егетләр арасында спортның татар-башкорт милли спорт көрәшен популярлаштыру, көрәшчеләрнең осталыгын арттыру, иң көчле көрәшчеләрне, командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында 11 февральдә Олы Кайбычтагы "Олимп" спорт комплексында муниципаль район башлыгы призына ярыш үткәрелде.

Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бәйге шартлары белән таныштырды. Кайбыч көрәшчеләренә бәяне ТР Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе әгъзалары Фә­рит Шәйхетдинов, "Татарстан яшьләре" газетасы журналисты Атлас Гафиятов, көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар Рифкать Җәләевләр бирде. Келәмгә беренче булып 35 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучылар чыкты. Олы Кайбычтан Рә­диф Зиннәтҗановка көн­дәше Александр Демьяновны күтәреп салырга берничә секунд вакыт җитте. Мәлкидән Дмитрий Ерофеев икенче, Олы Кай­бычтан Ранил Абдуллин өченче урынга чыкты.

45 килограммга кадәр үл­чәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Илнур Хикмәтуллинга тиң­нәр булмады. Келәмгә һәр чыгышында ул көн­дәшләрен бирелергә мәҗ­бүр итте. Мәлкидән Дамир Хәбибуллин, Иске Тәрбиттән Андрей Михайлов икенче-өченче урыннарны бүлеште. 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мә­ме­дән Денис Старшов иң көчлесе булды. Мәлкидән Константин Лоцев икенче, Олы Кайбычтан Денис Бартязов өченче урынны алды. 55 килограммга ка­дәр үлчәү авырлыгында "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнүче Мар­сель Сәйфуллин, матур көрәш алымнары күр­сәтеп, җиңүгә иреште. Мәл­кидән Антон Галкин икенче урынны яулады. Өченче урын Кайбыч мәк­тәбеннән Айдар Сибгатуллинга бирелде.

60 килограммга кадәр үл­чәү авырлыгында Кече Мә­медән Станислав Токсаров лаеклы рәвештә җиңү яу­лады. Владислав Зайцев (Иске Тәрбит), Петр Краснов (Мәлки) икенче, өченче урыннарга чыкты.

Үл­чәү авырлыгы арта бар­ган саен, келәмдә кө­рәш кыза барды. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган Мәлки егете Павел Горшков барлык көндәш­ләреннән өс­тен чыкты. Иске Тәрбит мәктәбеннән Юрий Андреев белән Константин Тараканов икенче-өченче урыннарны яулады. 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Наил Гарәфетдинов җиңүгә иреш­сә, шул ук мәк­тәптән Илмир Гашыйгуллин икенче урын­га чыкты. Иске Тәр­биттән Александр Архипов өченче урынны алды. Ир-егет­ләр арасында 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мә­медән Валерий Фомин көчлерәк иде. Ул, барлык көндәшләрен бирелергә мәҗ­бүр итеп, җиңүгә иреште. Кошманнан Зө­фәр Миңнуллин, Мәлкидән Михаил Козлов икенче-өченче урында. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Артур Иванов (Иске Тәрбит) беренче, Алексей Горшков (Мәлки) икенче, Динар Гатауллин (Кошман) өченче урыннарны яулады.

80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында мәлкилеләргә уңыш елмайды. Николай Горшков беренче урынны яуласа, Владимир Гурьянов өченче урынга чыкты. Икенче урынны Кече Мәмедән Вениамин Киселев алды. 80 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Сабан туе батыры - Кошман авы­лы егете Хамис Миңнуллинга тиңнәр табылмады. Кече Мәмедән Петр Козин икенче, Олы Кайбычтан Раил Хәйретдинов өченче урынны яулады.

Командалар арасында Олы Кайбыч мәктәбе беренче, мәлкилеләр - икенче, Иске Тәрбит командасы өченче урынны яулады.

Авыл җирлекләре командалары арасында зур өстенлек белән Мәлки командасы җиңүгә иреште. Иске Тәрбит икенче, кайбычлылар өченче урынга чыкты.

Җиңүчеләргә диплом, медальләр, күчмә кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Юрий Михайлов, бәйгедә актив катнашкан Кече Мә­ме, Ябалак, Кошман авыл җирлекләренә рәхмәтен белдерде. Борындык, Зур Урсак, Мөрәле, Колаңгы, Чүти авыл җирлекләрен­дә дә көрәшчеләр бардыр, билгеле. Әмма алар, алдан хәбәр ителүгә дә карамастан, район башлыгы призына үткән ярышта катнашуны кирәк дип тапмаган. "Олимп" спорт комплексы хуҗасы, шәхси эшмәкәр Рамил Закиров спортчыларны тукландыруны үз өстенә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш татарбашкорт милли көрәше