Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мини-футбол уйныйлар

22 октябрьдә Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 1997- 1998 елгы егетләр һәм кызлар арасында "Мини-футболны - мәктәпкә!" дигән гомумроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча республика ярышының район күләмендә финал ярышы үтте.

Әлеге бәйгенең зона ярышларында районның барлык урта, төп мәктәпләре катнашты. Егетләр арасында Борындык командасы җиңүгә иреште. Икенче урынны Мәлки, өченче урынны федоровскоелылар алды. Кызлар арасында да ярыш кискен барды. Җиңү Федоровское мәктәде командасына елмайды. Зур Урсак, Мәлки командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Чүти мәктәбе