Иртәгә Олы Кайбычтагы ял паркында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында эшләүчеләрнең чаңгы ярышы үткәрелә.
Иделаръягы районнары командалары катнашында узучы зона ярышының максаты - хезмәткәрләрнең физик камиллеген кайгырту, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, физкультура, спорт хәрәкәтен үстерүдә үз өлешен кертү. Эстафета ярышларында һәр районнан ике ир-егет һәм ике хатын-кыз катнаша. Кичә министрлык Яшел Үзән шәһәрендә бильярд ярышы уздырды. Анда район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов һәм министрлыкның Кайбычтагы комплекслы үзәге белгече Ильфир Яруллин уңышлы чыгыш ясады.
Нет комментариев