Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Спортта да көчле без

    24 апрельдә Олы Кайбычтагы "Олимп" спорт комплексында район оешу уңаеннан гер күтәрү, кул көрәштерү буенча ир-егетләр, хатын-кызлар арасында шәхси һәм команда беренчелегенә ярыш үтте.

    Анда сигез авыл җирлегеннән командалар катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең районда спортның бу төрләре буенча ярыш беренче тапкыр үткәрелде. Гер күтәрү буенча Чүти авыл җирлеге командасы җиңү яулады һәм күчмә кубокка лаек булды. Икенче урынны Мәлки авыл җирлеге командасы алды. Өченче урын Хуҗа Хәсән авыл җирлеге командасына бирелде. Шәхси беренчелектә Мәлкидән Алексей Бичарин, Николай Горшков, Чүтидән Радим Корников һәм Людмила Карлова, Хуҗа Хәсәннән Светлана Матвеева үз үлчәү авырлыкларында уңышка иреште. Кул көрәштерү буенча ярышта беренче урынны һәм күчмә кубокны Мөрәле авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урынга Чүти авыл җирлеге командасы чыкты. Өченче урынны Хуҗа Хәсән авыл җирлеге командасы алды. Спортның бу төрендә шәхси беренчелектә Мөрәле авыл җирлегеннән Алия Сөнгатова, Илшат Ибраһим улы Тимершин һәм Илшат Сәлимша улы Тимершин, Чүти авыл җирлегеннән Людмила Карлова, Хуҗа Хәсән авыл җирлегеннән Николай Матвеев җиңү яулады.

    Ярышларда барлык призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: