Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Теннисчылар Борындыкта үсә

6 апрельдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча шәхси- команда беренчелегенә ярыш үткәрде.

Команда беренчелегендә Борындык төп мәктәбенең яшь теннисчыларына тиңнәр булмады. Алар турнирда беренче урынны яулап, күчмә кубокка ия булды. Икенче урынны Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы яулады. Мөрәле командасы өченче урынга чыкты. Шәхси беренчелектә ун кыз ярышты. Үзенең барлык көндәшләреннән өстен чыгып, Федоровское урта мәктәбеннән Полина Григорьева беренче урынны яулады. Икенче урында - Борындык мәктәбеннән Адилә Хөснетдинова, өченче урында Зур Урсактан Исламия Кәримова. Егетләр арасында шәхси беренчелеккә барган ярышта 14 укучы катнашты һәм беренче- икенче урыннарны Борындык мәктәбеннән Сирин Зәйнуллин, Ильмир Шәмсетдинов, өченче урынны Мөрәле мәктәбеннән Наил Тимергалиев алды. Призлы урыннарга чыккан командаларга, шәхси беренчелектә җиңүчеләргә медальләр, төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәл теннисы Борындык