Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Урамда – яз, ә егетләр хоккей уйный

Буа шәһәренең Боз сараенда Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ярыш үтте.

Әлеге ярышта Иделаръягы районнарыннан Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Чувашстан Республикасының Батыр районы командалары үзара көч сынашты. Кайбычлыларның кышкы спорт сезоны ябылганнан соң бер тапкыр да тимераякка басмаганлыгы үзен сиздерде. Кышкы ярышлар барышында Илдус Вәлиуллин җитәкләгән команданың бу зонадагы командалар белән уйнаганда бер тапкыр да җиңелгәне булмады. Ярышта якташларыбыз, мәйдан хуҗаларына гына оттырып, икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей