Медицинага игътибар арта
Районның медицина хезмәткәрләре үзләренең медицина Советында, медицина хезмәте күрсәтүнең өстенлекле юнәлешләренә тукталып, 2012 елга йомгак ясадылар, 2013 елга бурычлар билгеләделәр.
Узган ел районда бала туу күрсәткеченең бераз түбәнәюе, ә үлем очракларының артуы сәбәпләрен, беренче чиратта, нәкъ менә медицина хезмәткәрләре ачыкларга тиеш. Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева чыгышларында шуңа басым ясадылар.
- Хезмәт күрсәтүнең индикатив күрсәткечләре буенча республиканың 45 районы арасында район үзәк сырхауханәсе 39-40 нчы, ә халык саны буенча дүртенче төркемгә керүче районнар арасында (аларның саны - 17) 13-14 нче урыннарда тора. Шул ук вакытта район сырхауханәсенең икътисади яктан нәтиҗәлелек буенча 20 нче урында булуы планнарның үтәлеше турында сөйли. Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында үлем күрсәткеченең республикадагы уртача күрсәткечтән ни өчен югарырак булуының сәбәпләрен дә ачыкларга кирәк. Бәлки аның сәбәбе медицинага гына түгел, социаль өлкәгә дә кагыладыр, - дип кызыксынды министр урынбасары.
Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы чыгышыннан күренгәнчә, эшкә сәләтле кешеләрнең үлеменә китергән авырулардан беренче урынны кан тамырлары авырулары, икенче урында - тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очраклары, өченче урында - яман шеш авырулары тора. Эшкә сәләтле яшьтә вафат булган 58 кешенең 34е аракы эчү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. Кайберәүләрнең шул дәрәҗәгә килеп җитүенең сәбәбе нидә соң? Югыйсә, авылларда эш урыннары бар, һәрбер зур торак пунктта диярлек фермалар эшли, бу да халыкның мәшгульлеген тәэмин итә. Торак төзелеше буенча яшьләр программалары да гамәлдә. Узган ел, мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсендә генә дә яшь белгечләр- миллионлы врачлар өчен ике йорт төзелде. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Үзәк сырхауханәне врачлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә. 2012 елда районга дүрт врач эшкә кайтты, быел тагын өчәү кайтыр дип көтелә. Сырхауханәдә авырулар өчен уңай шартлар тудырылган, кабул итү-диагностика бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде, хирургия һәм терапия бүлекләрен ремонтлау дәвам итә, заманча медицина җиһазлары алына, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары белән тәэмин итү яхшыра. Отчет елында гына да сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы буенча транспорт паркы өч ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына тулыланды.
- Үлем очракларының тышкы сәбәпләр, яман шеш авыруларына бәйле рәвештә артуы безне, әлбәттә, сагайтырга тиеш. Без барлык авыл җирлекләрендә дә эчкечелеккә китергән сәбәпләрне ачыклау буенча эш алып барачакбыз. Бу проблеманың медицина хезмәткәрләренә генә кагылышлы түгеллеген дә яхшы аңлыйбыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Ул фельдшер-акушерлык пунктларын модернизацияләү республика программасы буенча узган ел районда шактый зур эш алып барылуын билгеләп үтте, эшчәнлек быел дә дәвам итәчәк.
- Безне демографиягә бәйле мәсьәлә борчый, шуңа да хакимиятнең бөтен структуралары, медицина хезмәткәрләре белән берлектә хәлне үзгәртергә тиешбез. Районда халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча күп эшләнә, спорт белән шөгыльләнүгә шартлар тудырыла, йортлар да төзиячәкбез, яшь гаиләләр күп булсын өчен барлык тармакларга да яшь белгечләрне җәлеп итәчәкбез, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаучылар өчен һәр авыл җирлегендә тернәкләндерү программалары эшләрбез. Әмма шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре халык сәламәтлеген ныгытуда төп бурычның үзләренә йөкләнүен онытмаска тиеш. Федераль үзәк, республика бу өлкәгә зур акчалар тота ( узган ел гына да 11 миллиард сум), медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арта, хәзер нәтиҗәле хезмәт көтәбез. Врач барлык төр дәвалауга да оста, ләкин авыруга тупас җавап бирсәгез, нәтиҗәгә ирешү авыр булачак. Врач дару белән генә түгел, җылы сүзе белән дә дәвалый, - диде район башлыгы. - Без кешеләрне үз сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәтергә тиешбез. Хезмәткәрләр, авыл халкы флюорографик тикшеренү, диспансеризацияне кушканга гына үтмәсеннәр иде. Шуңа да авыл халкының менталитетын үзгәртергә кирәк. Алайса, күпләр соңгы чиккә җиткәч кенә сырхауханә ишеген шакый. Һәр кеше врачлардан игътибар тойса, боз урыныннан кузгалачак. Сырхауханә коллективы өчен бу хәл итмәслек түгел.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә намус белән эшләүче хезмәткәрләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район башлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев