Чүкри-Алан авылында яшәүче кадерле әниебез Әминә Ибраһим кызы Газиеваның 2 мартта 80 яшьлек юбилее

Быел безнең әнинең дә
Юбилее – сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган.
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Балачактан әниебез
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Дүрт кыз сөеп үстергән.
Хәзер инде әниемнең
Оныклары җиткән буйга.
Җиде оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Оныкчыклар туенда да
Булсын, әни, урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул – әни,
Безнең терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
Әни, диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик!
Иң изге теләкләр белән: балаларың Резедә-Рафаэль, Рәзимә-Марат, Мәдинә-Володя, Гөлгенә-Радик, сигез оныгың, җиде оныкчыгы.
Нет комментариев