Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Тәрбит авылында яшәүче җизнәбез Юрий Михайлович Зайцевның 16 мартта 60 яшьлек юбилее

16 марта 2022, 13:58

258

0

0

Иске Тәрбит авылында яшәүче җизнәбез Юрий Михайлович Зайцевның 16 мартта 60 яшьлек юбилее

Хөрмәтле җизнәбез! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа алдагы көннәреңдә корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, чиксез бәхетләр юлдаш булсын. Бүгенге көндә син бәхетле кеше. Синең янәшәңдә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче, ышанычың һәм таяныр кешең – тормыш иптәшең, апабыз Галина, сезне яратучы балаларыгыз, якыннарыгыз бар. Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Эзләсәң дә табып алып булмас,
Син бит, җизни, затлы, күркәм кешесең.
Кешелегең белән көчлесең син,
Җан җылыңны бүлеп яшисең.

Иң изге теләкләр белән: Байморза авылыннан балдызың Зинаида, баҗаң Руслан, балаларыбыз Артур-Вероника, Марсель-Лилия, оныкларыбыз Денис, Игорь, Милана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев