Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Зоя Яковлевна Русованың 18 гыйнварда 85 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә кадерле кеше юктыр. Дөньяның ачысын да, төчесен дә күрергә туры килгән сиңа, әни! Яшьли тол калып, балаларыңны үстереп, һөнәрле итәр өчен күпме көч кирәк булган сиңа. Шулай да сынмагансың, сыгылмагансың. Хәзер дә балаларың өчен яши бирәсең. Синең кебек сабыр, изге күңеллеләр дөньяда бик сирәк. Янәшәбездә яшәвең белән син безне барыбызны да бәхетле итәсең. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әниебез. Әни, синең алдагы гомер юлың кайгы – хәсрәтсез, борчу мәшәкатьсез үтсен, бүгенгедәй балалар, оныклар бәхетенә күмелеп торсын. Сиңа имин тормыш, саулык – сәламәтлек, бәхетле картлык, киләчәктә күңел тынычлыгы белән озын гомер кичерүеңне телибез.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тырышлыгың белән үрнәк булдың,
Сыгылмадың, әнкәй, сынмадың.
Тынычлыкта һәм муллыкта үтсен,
Кадерлебез, картлык елларың.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Алексей-Марина, Валентина, оныкларың Никита, Артём, Максим. Котлауга кода-кодагыең, туганнарың да кушыла.
Нет комментариев