Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле әтиебез Юрий Михайлович Зайцевның 16 мартта күркәм гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

16 марта 2022, 13:57

303

0

0

Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле әтиебез Юрий Михайлович Зайцевның 16 мартта күркәм гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине табигать кышкы йокыдан уянган, кояш җылы нурларын җиргә сипкән көндә унынчы бала булып якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән котлыйбыз. Син безнең йөрәк түрендәге иң якты, иң газиз, саф күңелле, гадел, намуслы, тырыш, ярдәмче, игелекле кеше. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп авырмый, кайгы-хәсрәт күрмичә, әни белән бергә озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балалаларыңның якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез һәрчак түгәрәк, имин булсын.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Галина, балаларың Вадим-Татьяна, Елена-Алексей, Мария, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев