Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне олы бәйрәмегез – 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Юрий Михайлович 1984 елдан бирле мәктәптә эшли. Гомер-гомергә физкультура укучыларның иң яраткан дәресләре булды һәм булып килә. Һәр балага ышаныч белән карый, укучыларга үзлә рен күрсәтергә мөмкинлек, мөстәкыйльлек бирә. Ул укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча максатчан эш алып бара, һәр балага үзеңдә ихтыяр көче, характер тәрбияләү, куйган максатка ирешү кирәклеген аңлата. Укучыларының район, республика күләмендәге конкурсларда, ярышларда җиңү яулавы – аның хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе. Юрий Михайлович һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
60 яшь – ул озын гомер юлы,
Аны узу – үзе бер бәхет.
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән
Бизәдегез аны һәрвакыт.
Хөрмәт белән: хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев