Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез Ләлә Габдуллаҗан кызы Гарәфетдинованың 4 апрельдә 60 яшьлек юбилее

04 апреля 2022, 08:25

521

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез Ләлә Габдуллаҗан кызы Гарәфетдинованың 4 апрельдә 60 яшьлек юбилее

Шул уңайдан җир йөзендәге иң кадерле газиз кешебезгә ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Сөекле әниебез, дәү әние без! Син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, иң изге, кадерле илаһи зат. Безгә бар йөрәк җылыңны багышлап, кадерләп үстергәнең, олы юлга бастырганың өчен сиңа чиксез рәхмәтлебез. Бүгенгедәй, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, киләчәктә дә безгә ныклы таяныч, яшәешебезгә нур иңдерүче булып калуыңны телибез. Һаман шулай көчле рухлы, шат күңелле булып кал.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: улың Ильмас, киленең Миләүшә, кызың Илсинә, киявең Николай, улың Алмаз, оныкларың Инсаф, Данил, Аяз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев