Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез Фәридә Фәрук кызы Басыйрованың 1 мартта 60 яшьлек юбилее

01 марта 2022, 08:54

255

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез Фәридә Фәрук кызы Басыйрованың 1 мартта 60 яшьлек юбилее

Дөньядагы иң кадерле кеше – әниебезнең туган көне. Әни диеп авыз тутырып әйтә алуыбыз, итәгеңә башны куеп назлануыбыз, исән-сау булуың өчен Ходайга мең рәхмәтлебез. Юбилеең белән, әниебез! Якты дөньяга тудыруың, биргән тәрбияң, акыллы киңәшләрең, изге догаларың өчен рәхмәт сиңа. Әни, озын гомерле бул, сәламәт бул! Тагын бик күп туган көннәрне бергәләп каршыларга насыйп булсын иде! Янәшәбездә булып, безнең кадер-хөрмәттә, яраткан әни, дәү әни булып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз, әни.

Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми, яшә әле.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә, утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рифкать, улларың Фиргать, Ринат, киленнәрең Ләйсән, Валентина, оныкларың Фаяз, Фирүзә, Руслан, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев