Кайбычта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иттеләр
Районыбызда төрле милләт халыклары үзара дус, тату яши, бер-берсенә кунакка йөрешә.
Республика көнен дә бердәм булып бәйрәм иттеләр, бергәләп күңел ачтылар. Олысы да, кечесе дә Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркына җыелды. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Тантанада хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташыбыз — Иске Чәчкабтан Самат Хәйретдиновны һәм аның тормыш иптәше Рузиләне мәйдан түрендә бүләкләделәр.
Болгар шәһәрендә «Аулак өй — көрәш» проектының финал ярышлары узган иде. Анда ел буе узган ярышларда катнашып жиңү яулаган өч команда көрәште.
«Кошман энҗеләре» командасы әлеге проектның финалында жиңү яулады һәм Уральск шәһәренә сәяхәткә бару хокукын да алды. Республика көненә багышланган бәйрәмдә алар да бүләк алды.
«Җырлый торган авыл» фестивале катнашучылары концертын да яратып карадык. Әлеге фестиваль җиңүчеләрен сәхнәдә хөрмәтләделәр.
Абхазиянең Сухуми шәһәрендә узган «Алтын мәйдан — Абхазия» Халыкара фольклор инклюзив фестивалендә катнашып, төрле номинациләрдә призлы урыннар яулаган «Земляки» төркеме солистларына да бүләк тапшырдылар.
Россиядә баручы Гаилә елына багышлап үткәрелгән «Иҗади гаилә» район фестиваль-конкурсында иң яхшысы дип танылган ике гаилә дә лаеклы бүләкләрен алды. Алар — Хуҗа Хәсән авылыннан Казаковлар һәм Муллиннар.
Районыбызның төрле авылларында яшәүче биш гаилә командалары арасында эстафета ярышлары үткәрелде. Алар — Олы Кайбычтан Диләрә, Ранил Гарифуллиннар, Олы Кайбычтан Резедә, Дамир Ибраһимовлар, Венера, Фәнил Миңнуллиннар, Иске Тәрбиттән Елена, Дмитрий Симушкиннар, Кече Мәмедән Надежда, Валерий Фоминнар һәм аларның балалары. Авыл җирлеге командалары арасында футбол ярышы да үткәрелде. Анда Олы Кайбыч командасы — беренче, чүтилеләр — икенче, кошманлылар — өченче, колаңгылылар дүртенче урынны алды. Стритбол буенча да ярыш узды. Аны «Алдынгылар хәрәкәте» оештырды.
Уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Мингазов татар кавер төркеме күңелле ял сәгатьләре бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев