Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Борындыкта туып-үскән мөселман кардәшебез ифтар мәҗлесе үткәрде

Борындык авылында туып -үскән Айдар Гыйбадуллин кичә Олы Кайбыч авылындагы кафеда авылдашлары, туганнары өчен ифтар мәҗлесе үткәрде.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, имам-мөхтәсиб Дамир Гыйниятуллин, Борындык авылы имамы Тәфкил Сафиуллин, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов катнашты.

Ифтар башланыр алдыннан Дамир хәзрәт, Тәфкил хәзрәт, Айдар Гыйбадуллин Коръән сурәләре укыдылар.

Ифтарга җыелучыларны Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, динебезне хөрмәт итеп, шундый ифтар үткәрүе өчен Айдар Гыйбадуллинга тирән рәхмәтен белдерде.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев