Мәктәп – ул белем бирү урыны гына түгел, ә буыннарны бәйләүче, кеше күңелендә гомерлек эз калдыручы изге йорт та.
Шушы көннәрдә Федоровское урта мәктәбендә укучыларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә үтеп керерлек тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч вакыйга булды.
Бүгенге көндә төзекләндерелеп килүче, Михаил Серяков исемен йөртүче парк территориясендә яңа "Хәтер бакчасы"на нигез салынды.
Бу игелекле акциянең нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелүендә тирән мәгънә ята. Мәктәпнең элеккеге директоры, арабыздан вакытсыз киткән Михаил Серяков бу бәйрәмне аеруча хөрмәт итә һәм мәктәп күләмендә зурлап билгеләп үтә иде. Нәкъ менә ул төрле милләт балаларын дуслаштыручы, бер гаилә итеп берләштерүче "Дуслык чәчәге" фестивале кебек күркәм традициягә нигез салды. Бүген аның эшен укучылары һәм хезмәттәшләре дәвам итә.
Яңа парк – инде арабыздан киткән, әмма җан җылысы, зирәк киңәшләре һәм фидакарь хезмәте белән мәктәп диварларында, укучылар күңелендә мәңгелеккә уелып калган педагогларга тирән ихтирам билгесе.
– Директорыбыз Михаил Серяковны без аеруча зур рәхмәт һәм җылы хисләр белән искә алабыз. Бу бакча – аңа һәм гомерләрен безнең мәктәпкә, балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган, инде вафат булган барлык укытучыларыбызга безнең хөрмәтебез, тере һәйкәлебез, – дип фикерләре белән уртаклашты мәктәп директоры Константин Гущин.
Бакчага нигез салу тантанасында Михаил Серяковның тормыш иптәше Мария Васильевнаның да катнашуы чараның иң җылы һәм күңелләрне нечкәрткән мизгеле булды. Аның яшь үсентеләрне утыртуда катнашуы бу очрашуга аерым бер ямь, ихласлык өстәде. Мария Васильевнаның килүе мәктәп коллективы өчен аеруча зур шатлык һәм горурлык булды.
Тантаналы чарадан берәү дә читтә калмады. Яшь чыршыларны утырту эшенә тәҗрибәле педагоглар белән беррәттән яшь армиячеләр, "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары, "Россия бөркетләре" һәм укучылар үзидарәсе вәкилләре дә теләп кушылды. Остазлар истәлеген кадерләп саклаучы бу егет-кызлар өчен әлеге акция чын патриотизм һәм шәфкатьлелек дәресенә әйләнде. Үткәннәр турындагы якты хатирәләрне киләчәк буыннарга тапшыру һәм бу яшел почмакны күз карасыдай саклау вазифасы нәкъ менә шушы яшьләр җилкәсенә төшә.
Әлбәттә, мондый зур эш дуслар ярдәменнән башка бармый. Мәктәп коллективы Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен җиткерә. Урманчылар сыйфатлы чыршы үсентеләре биреп кенә калмаган, ә акциядә үзләре дә турыдан-туры катнашып, балаларга агач утырту серләре буенча мастер-класс та күрсәткән. Укучылар үсентеләрнең тамырларын ничек дөрес урнаштырырга, туфракны ничек тыгызларга икәнлеген белгечләрдән өйрәнде.
–Урман хуҗалыгы белгечләренең ярдәме һәм киңәшләре белән без бу мактаулы эшне уңышлы башлап җибәрә алдык, – диде Константин Гущин.
Бакчада эш башлана гына әле. Алда паркны тагын да ямьләндерү, төзекләндерү бурычы тора. Еллар узар, бүген нәни генә булган бу үсентеләр куәтле, зур агачлар булып үсеп җитәр. Аларның яшел ботаклары җилдә тибрәнеп, бу мәктәптә эшләгән остазларның исемнәрен буыннардан-буыннарга сөйләп торыр кебек тоела.
Фирәдә Батталова әзерләде
Нет комментариев