Кайбыч район башлыгы Хуҗа Хәсәндә тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре - 93 яшьлек Валентина Данилова һәм аның яшьтәше Валентина Лукинаны өйләренә барып котлады.
Ул аларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды, яран гөлләре бүләк итте. Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Әлеге очрашуда Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм яшь армиячеләр катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев