Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы контракт буенча Украинада хезмәт итүче хәрби белән очрашты

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Украинада барган хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итеп, кыска вакытлы ялга кайткан Хуҗа Хәсән авылыннан педагог Александр Губеев белән эш кабинетында очрашты.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Александрның хатыны Вероника катнашты.

Альберт Илгизәрович аңардан Украинадагы вакыйгалар, яшәү шартлары турында сорашты, үз-үзен саклавын, җиңү белән исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын теләде.

Александр Губеев 2023 елның 8 августында, үз теләге белән контракт төзеп, хәрби операция зонасына киткән. Ялга әле беренче тапкыр гына кайтуы. Ул Луганск өлкәсендә машина йөртә.10 июньдә үз частенә кайтып җитәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев