Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы ун яшьлек Маратка телефон бүләк итте

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак авылында яшәүче Марат Сираевның күптәнге хыялын тормышка ашырды. Ул аңа кәрәзле телефон бүләк итте.

Әле шушы араларда гына газетабыз битләрендә Маратның туган авылларындагы мәчеткә йөрүе, дин сабакларын тырышып өйрәнүе һәм Олы Урсактагы мәчет имам-хатыйбы Илфар Сафиуллинның, аның тырышлыгын күреп, Балтач районындагы Бөрбаш авылында урнашкан «Ярдәм» мөселман пансионатына укырга керергә тәкъдим итүе, имтиханнарны уңышлы тапшыруы турында язган идек. Бу пансионатта аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә яшәүчеләрне генә кабул итәләр.

Марат, авылда корбан ашы үткәргәндә, бик матур итеп догалар укыган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аның укуын бик охшата һәм, гаилә хәлен белеп, телефон бүләк итәргә вәгъдә бирә. Имам-хатыйб Илфар Сафиуллин аңа бу малайның бик өметле, туган телебезне һәм динебезне яратуы турында сөйли. Әти-әнисе Эльвира белән Фәрит бөтенләй диярлек ишетми, икесе дә инвалид. Апасы Әминә быел тугызынчы классны тәмамалаган, һөнәрен медицина белән бәйләргә җыена. Марат, әләбәттә, бүләккә бик шат. Ул алга таба пансионатта тырышып укырга, тәртипле булырга сүз бирде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак мәчетенә районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин белән бергә барды һәм җомга намазында катнашты. Яшь дусты Маратка бүләген дә мәчеттә тапшырды. Мәчеткә йөрүче Фәнис Сибгатуллин моңлы итеп азан әйткәннән соң, авыл имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин гыйлем алу турында вәгазь сөйләде.

Дамир хәзрәт Гыйниятуллин күптән түгел авылга имам итеп билгеләнгән Илфар Сафиуллинга авылда динне үстерүе, җәйге чорда балалар өчен дин сабаклары укытуны оештыруы өчен мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатын һәм яңа гына дөнья күргән «Пәйгамбәрләр солтаны» исемле дини китап бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев