Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесенә йомгак ясадылар

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесенә йомгак ясадылар.

Быел әлеге конкурска 13 мәктәптән 17 эш кабул ителгән. Бу хакта безгә үзәкнең база мәйданчыгы буенча методисты Алия Мотыйгуллина хәбәр итте.

Сыерчык ояларын бәяләгәндә жюри беренче чиратта аларның сыйфатына һәм бизәлешенә игътибар итте. Алар өч җиңүчене билгеләгән. Борындык мәктәбе укучысы Гүзәл Җәмилова ясаган сыерчык оясы иң яхшысы дип табылды һәм ул беренче урынны яулады (җитәкчесе Гөлназ Җәмилова). Иске Чәчкаб мәктәбендә белем алучы Булат Сагунов икенче урынга лаек булды (җитәкчесе Эльмира Хәсәнова). Бәрлебашыннан Ислам Фәхриев — өченче урында (җитәкчесе Эльмира Рәхмәтуллина). Призлы урыннарны яулаучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне — эш коралларын үзәк директоры Рөстәм Баһавиев тапшырды. Катнашучыларга сертификатлар бирелде.

Әлеге бәйгедә катнашып, балалар хезмәт тәрбиясе генә алып калмый, табигатьне, тереклек дөньясын яратырга да өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев