Кайбычның «Милләшкәй» балалар бакчасында Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Кайбычның «Милләшкәй» балалар бакчасында Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үттеләр

Кайбыч районының «Милләшкәй» балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре, шигърият кояшы Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган зур тантана узды.

Тукай иҗаты — милли рухны, телне һәм мәдәниятне саклаучы якты хәзинә булуын истә тотып, бу чара һәркатнашучы өчен аеруча тирән мәгънәгә ия иде.

Бәйрәм шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кызыклы әңгәмәдән башланып, нәниләрнең шигырь бәйрәменә әверелде. Балалар «Туган тел», «Бала белән күбәләк» кебек үлемсез әсәрләрне ихлас күңелдән яттан сөйләделәр. Нәниләр башкаруындагы шигырьләр залда җылы мохит тудырып, кунакларны балачак истәлекләренә алып кайтты.

Тантананың иң күңелле һәм тылсымлы мизгеле булып Тукай әкиятләре геройлары — Су анасы белән Шүрәленең килүе тора. Алар белән бергә уйнап, балалар шагыйрьнең тылсымлы дөньясына тагын да тирәнрәк үтеп керделәр.

Бөек Тукайны искә алу — милли мирасны саклау һәм аны яшь буыннарга тапшыру юлындагы мөһим адым. Шагыйрьнең үлемсез сүзләре киләчәктә дә йөрәкләрдә яшәп, милләткә көч бирүче якты маяк булып калачак.


Нет комментариев