Кайбычта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйдылар
Эшмәкәрләр көне уңаеннан оештырылган бу очрашу Кайбыч ягы һәм Олы Подберезье авылындагы игенчелек, җир эшкәртү музейлары белән танышудан башланып китте.
Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Ул эшмәкәрләрне сәламләү чыгышында аларга тирән рәхмәтен белдерде, алга таба да Кайбыч халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә кирәклегенә басым ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әйтеп узганча, программага юкка гына музейлар белән танышуны кертмәгәннәр. Кайбыч ягының үткәнен күрсәткән бу музейларда эшмәкәрләрнең күбесе булырга өлгермәгән әле. Экскурсия барысына да охшады, алар моның өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр.
Очрашу мул табын артында төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев