Кайбычта врачлар өчен өч йорт файдалануга тапшырылды
Бүген әлеге йортларның икесенең ачкычларын хуҗаларына тапшыру тантанасы булды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин соңгы елларда калкып чыккан Равил Зәйннуллин урамындагы бу йортларның җирле бюджеттан максатчан рәвештә нәкъ врачларга дип төзелүен билгеләп узды. Йортның берсе акушер-гинеколог Гүзәл Сафаргалиевна һәм врач-терапевт Барый Альбертович Юсуповлар гаиләсенә бирелде. Икенчесендә балалар врачы Айсылу Рөстәм кызы Таулбаева гаиләсе яшәячәк. Аның тормыш иптәше «Август-Кайбыч» җәмгыятендә эшли. Әлеге табибларның барысы да Башкортстан якларыннан. Безнең районга «Земский доктор» программасы буенча эшкә кайтканнар. Аларның барысы да халык арасында абруй казанып өлгергән врачлар. Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина да, яңа йортларга күченүчеләр үзләре дә җитәкчелеккә тирән рәхмәтләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев