Татарстанда, Кама елгасында көймә йөзмә күпергә бәрелгән.
Бер ир-ат һәлак булган, икенчесе зыян күргән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига Чистайдагы көймә станциясендә булган. Көймә зур тизлектә йөзгән, йөртүчесе идарәсен югалткан һәм йөзмә күпергә килеп бәрелгән.
Төрле тән җәрәхәтләре алган 42 яшьлек ир-атны Чистай үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 46 яшьлек ир-атның мәетен, әлеге әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен, тикшерүчеләргә тапшырганнар.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев