Кече Мәме авылында Россия Герое Владимир Козин хөрмәтенә бюст ачылды
Узган атнаның шимбәсендә Кече Мәме авылында, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Россия Герое Владимир Николаевич Козинның якты истәлегенә тантаналы төстә бюст ачылды.
Шул уңайдан үткәрелгән митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариятының бүлек начальнигы Илсур Гатиятуллин, «ТР буенча десантчылар берлеге» төбәкара җәмәгать оешмасының җирле бүлеге рәисе Юрий Суворов, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, «Яшь армиячеләр» хәрәкәтенең элеккеге һәм хәзерге штаб начальниклары Илһам Хөснетдинов, Роза Насыйбуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, «Яшь армиячеләр», геройның гаиләсе, әнисе, авылдашлары катнашты.
Митингта Альберт Рәхмәтуллин, Фәнил Баһаветдинов, Елена Алексеева, Юрий Суворов чыгыш ясады. Бюст ачылганнан соң, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җитәкчеләр, митингта катнашучылар Владимир Козин бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.
Митинг барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Кече Мәме авылы егете Николай Анатольевич Токсаровның абыйсы Андрей Токсаровка энесенең «Батырлык» орденын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев