Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Контракт буенча махсус хәрби операциягә китүче кайбычлы никахын рәсмиләштерде

Кайбыч ЗАГСында контракт буенча хәрби операциягә китәргә җыенучы Алексей Королев һәм Татьяна Долгова язылышты.

Алексей Борисович Чувашиянең Яльчик районының Аранчеево авылында туып-үскән. 1990-92 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Контракт төзегәнче, транспорт куркынычсызлыгы хезмәтендә эшләгән. Татьяна Николаевна тумышы белән Мәлкидән. Бу пар 28 ел бергә Турминскийда яши. Варвара исемле 24 яшьлек кызлары бар. Татьяна Николаевнаның мәрхүм булган беренче иреннән туган ике балага да әти җылысын биргән Алексей Борисович. Часовнялар төзү, чиркәү төзекләндерү кебек саваплы эшләре дә күп аның.

- Ватаныбыз безнең кебек ир-атларга таяна,- диде ул. - Махсус операция зонасында хезмәт итүче иптәшләремә ярдәм кирәк, шуңа күрә мин контракт төзедем. Балалар үсеп урнашты, мин хәзер анда кирәгрәк.
 

ЗАГС бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зилә Сөнгатуллина никахларын теркәгәннән соң, әлеге гаиләне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Ул Алексей Борисович белән Татьяна Николаевнаның вакытлы һәм дөрес карар кабул итүен, гаилә башлыгының ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтүен хөрмәткә лаек дип әйтте. Аларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев