Кайбычта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрү өчен чәкчәк пешерделәр
Бүген районның уңган хатын-кызлары, район Советы бинасына җыелып, махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезгә жибәрер өчен чәкчәк пешерде.
Әлеге өмәне «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева оештырды. Анда Олы Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб авылларыннан хуҗабикәләр катнашты.
Ханымнарга күз иярмәде, башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйләп, бердәм булып эшкә керештеләр. Кул җылысын гына түгел, күңел җылысын да кушып әзерләгән күчтәнәчләр егетләребезнең хәлен җиңеләйтеп, күңелләрен күтәрсен, тәмле ашларны тиз арада өйләрендә, якыннары янәшәсендә ашарга насыйп булсын, дип теләргә дә онытмадылар. Әзер чәкчәкләрне матурлап савытларга тутырдылар. Бишәр йөз граммлы 60 савыт күчтәнәч әзерләнде. Тиздән алар районнан китүче гуманитар ярдәм белән бергә якташларыбызга җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев