Мошенниклар Түбән Камада яшәүче кызның 600 мең сум акчасын урлаган
Хәбәрләр

Мошенниклар Түбән Камада яшәүче кызның 600 мең сум акчасын урлаган

Түбән Камада яшәүче кыз, телефон аферистларына ышанып, 600 мең сум акчасын югалткан.

ТР Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, 22 яшьлек кызга билгесез хатын-кыз шалтыраткан, үзен Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган һәм мошенникларның аның шәхси мәгълүматларын кулланырга тырышуы турында әйткән. Шуннан соң кызга Федераль иминлек хезмәтенең ялган хезмәткәре шалтыратып, акчаны "куркынычсыз счет"ка күчерергә күндергән. Шул ук вакытта, ул аңа бу хакта якыннарына сөйләргә кушмаган.

Үзенең дә, әти-әнисенең дә счетларыннан акча алып, кыз аларның бер өлешен мошенниклар күрсәткән счетларга җибәргән, ә икенче өлешен QR-код буенча күчергән. Алданганын аңлагач кына, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эше кузгатылган. Аферистларны эзлиләр.

 


Нет комментариев