Олы Кайбыч халкыннан җыелган гошер сәдакасы Казандагы мәдәрәсәгә озатылды
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Олы Кайбыч авылында яшәүчеләрдән җыелган гошер белән беренче машина Казан шәһәренең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә озатылган.
«Аллаһы Тәгалә, биргән гошерләребезне кабул итеп, әҗерләрен насыйп әйләсә иде. Көзге уңышны төяшергә килгән егетләргә һәм ел саен транспорт белән ярдәм итүче эшмәкәр Артур Гафиятуллинга тирән рәхмәтемне белдерәм» — диде Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.
Гошер сәдакасы җыю 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев