Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычтагы ял паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район үзәгендә урнашкан ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.

Ремонтны Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге «Вика» төзелеш фирмасы алып бара. Эш барышын карауда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Давыдова да катнашты. 

Төзүчеләр ял паркында сәхнә ясаган, хәзер аның тирәсенә брусчатка җәяләр. Ясалма күл тирәли дә яңа брусчатка түшәлгән. Үскән үләннәрне шушы көннәрдә чаптыру бурычы куелды. Чишмә тирәсен тәртипкә китерү, яктырткычлар урнаштыру, брусчатка җәюне дәвам итү һәм башка эшләрне вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгу турында сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев