Олы Подберезьеда «Рус җыры» фестивале  һәм кабак бәйрәме узды
Хәбәрләр

Олы Подберезьеда «Рус җыры» фестивале һәм кабак бәйрәме узды

Олы Подберезье авыл җирлегендә быел да халык җырларына дан җырлаучы, аларны буыннардан-буыннарга җиткерүне максат итеп куйган «Рус җыры» фестивале гөрләп узды.

Ул көнне быел да, узган елдагы кебек, кабак бәйрәмен дә күңелле итеп зурлап билгеләп үттеләр.

Бу фестиваль Олы Подберезь авылында урнашкан игенчелек һәм авыл көнкүреше музей-комплексы территориясендә үткәрелсә дә аның географиясе шушы җирлек белән генә чикләнми. Быел да анда төрле шәһәр-районнардан кайткан якташлар, авылдашлар күп иде. Кайбычның барлык авыл җирлекләреннән дә мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре дә килде. Безнең төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләре — татарлар, руслар, чуваш, керәшеннәребез бер мәйданда әйлән-бәйлән әйләнде, җырлады, биеде. Төрле конфессия вәкилләренең әнә шулай бердәм булуы, бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итүе безнең иң зур байлыгыбыз ул. 

Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче җырларга һәм халкыбызның уңганлыгына дан җырлаучы бу бәйрәм быел да авыл җирлекләре, мәктәпләр әзерләгән күргәзмәләр белән танышудан башланып китте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россиянең дәүләт эшлеклесе, галим, академик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, әлеге чараны үткәрү инициаторы, Олы Подберезьеда туып-үсеп, туган авылы өчен тырышып йөрүче Петр Чекмарев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән Таһир Хадиев, Бурятия Республикасының атчылык ассоциациясе президенты Юрий Филиппов, Ульяновск өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Зайцев, Татарстан эшмәкәре Булат Галиев һәр күргәзмәне игътибар белән карап чыкты. Шул ук вакытта район башлыгының ярдәмчесе Алия Биккулова җитәкчелегендәге жюри эшләде. Күргәзмәләр чыннан да бай иде. Анда бакча патшасы булган кабактан нинди генә ризыклар урын алмаган: пироглар да, бәлеш, сумса, мантый, варенье, соклар да, башкасы да. Карап торышка гади генә булып тоелган кабакның дистәләрчә сорты тәкъдим ителде. Чүти мәктәбе коллективы быел да зур әзерлек белән килгән.

— Быел без мәктәп бакчасында кабакның «Мускатная», «Цукатная», «Лазурная», «Фундучок», «Мияко», «Конфетка» сортларын һәм башка төрләрен үстердек. Уңыш мул булды. Бу кабакларның орлыкларын быел да Казанда яшәүче авылдашыбыз, агроном Хасыйп Хәйретдинов биргән иде, — диде мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов. — Мәктәбебездә эшләүче агрокласс укучыларда авыл хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли, аларны җирдә эшләргә өйрәтә. Кабак орлыгы сатып алырга теләүчеләр булса, безгә мөрәҗәгать итсеннәр. Бу гамәлегез белән сез укучыларга алга таба да тәҗрибәләр үткәрергә, класс эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә алачаксыз. 

Академик Петр Чекмарев рус халык җырлары һәм кабак бәйрәме үткәрү турындагы идеясен күтәреп алулары, һәм шундый бай эчтәлекле программа әзерләүләре өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтен белдерде. 

— Кайбычта шулкадәр талантлы кешеләр яшәвенә бүген тагын бер тапкыр сокландым, — диде Петр Чекмарев.—Бу бәйрәмне ел саен үткәрергә җыенабыз. Иң мөһиме, тизрәк тынычлык урнашсын иде. 

Якташыбыз махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар, әлеге эшне башлап йөрүче Татьяна Малышевага Рәхмәтен белдерде һәм спонсорлык ярдәме күрсәтте. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәмнең оешкан төстә узуын билгеләп узды. 
Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Кайбычтагы җитәкчесе Наталия Челнокова бу бәйрәмнең идея авторы Петр Чекмаревка һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга халкыбыз исеменнән рәхмәтен белдерде.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында Казаннан кайткан Елизавета Васильева да бар иде.

— Бүген мин искиткеч матур бәйрәмнең шаһиты булдым. Тәмле ризыклардан да авыз иттем, җырлар тыңлап, ял иттем, — диде ул. 

Жюри кабак бәйрәменә югары әзерлек белән килүчеләрне дә билгеләде. «Иң зур кабак» номинациясендә Бәрлебашыннан Алмаз Рәхмәтуллин (ул 144 килограммлы кабак үстергән), Ислам Рәхмәтуллин (63 килограмм) җиңде. Надеждинодан Калеевлар гаиләсе — өченче урында.

«Кабакның төрле сортлары» номинациясе җиңүчеләре — Кече Мәме, Багай, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре. «Гадәти булмаган формадагы кабак» номинациясендә Чүти, Иске Тәрбит, Мөрәле җирлекләре җиңде. «Кабактан әзерләнгән ризыклар» номинациясе җиңүчеләре — Олы Урсак, Колаңгы, Борындык җирлекләре. Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән рәсемнәр, сочинениеләр, кул эшләнмәләре конкурсы җиңүчеләре, кабак турында музыкаль номерларны иң оста башкаручылар да бүләкләнде. Җәмилә Сагиева җитәкчелегендә эшләүче китапханәчеләр коллективы күргәзмәгә аеруча зур әзерлек белән килгән иде.

Сәхнәдә Олы Подберезьедан «Березка», Федоровскоедан «Калина красная», Ульянководан «Рябинушка», Каргалыдан «Сударыня», Надеждинодан «Барыня», Колаңгыдан «Радуга» фольклор коллективлары рус халкының җырларын башкарды. Тамашачылар Татарстанның атказанган артисты Алиса Мамина, Олы Подберезьедан Наталья Быкова, Надежда Корсакова, Федоровскоедан Анна Кучееваның чыгышларын да яратып кабул итте.

Милли гореф-гадәтләрне, буыннардан-буыннарга күчеп килгән җыр хәзинәсен онытмау һәм данлауны максат иткән әлеге чара тырышлыкның, бердәмлекнең һәм татулыкның матур үрнәге булды. Олы Подберезьеда узган әлеге зур бәйрәм алдагы елларга да якты истәлек һәм яңа уңышларга этәргеч булып калачак. Халыклар дуслыгы һәм уңганлык тантанасы дәвам итсен!


Нет комментариев