Синоптиклар бозлавык турында кисәтә
Хәбәрләр

Синоптиклар бозлавык турында кисәтә

Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.

Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшемнәр булмаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-5 градус булган. Көндез һаваның максималь температурасы 0...+3 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшемсез. Максималь температура көндез 0..+2 градус була.

 


Нет комментариев