Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылында махсус операциядә һәлак булган авылдашларын соңгы юлга озаттылар

Матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, районның благочинные, протоиерей Николай Ермолаев, хәрбинең туганнары, авылдашлары һәм башкалар катнашты.

-Районыбыз зур югалту кичерә. Кызганычка каршы, бу безнең өчен беренче генә югалту түгел. Махсус операция зонасында берәүгә дә җиңел түгел, югалтулар да бар. Ватан алдындагы бурычыңны намус белән үтәдең. Махсус операция зонасында һәлак булган Евгений Воробьевның якты истәлеге авылдашлары, аны якыннан белгәннәрнең күңелендә мәңге сакланыр, - диде Рәмис Хәялиев. - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам, - диде ул балалары, әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп. Ул үзе бүген катнаша алмады, чөнки еракта эшлекле сәфәрдә.
Евгений Воробьевны туган авылы зиратында җирләделәр. Тыныч йокла, солдат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

2

23

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев