Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Украинадан ялга кайткан егетләр белән очрашты
Украинада барган махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтучы егетләр белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның очрашулар үткәрүе күркәм традициягә әйләнде.
Чираттагы очрашуга килгән Борындык авылыннан Руслан Әфлиев, Бушанчадан Сергей Петров мобилизация буенча хезмәт итә. Борындыктан Алмаз Нигъмәтҗанов Украина җирләренә контракт буенча киткән.
Альберт Илгизәрович алардан Украинада барган хәлләр турында сорашты, сәламәтлекләре белән кызыксынды.
Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме — үз-үзегезне саклагыз, без сезне биредә җиңү белән кайтуыгызны көтеп калабыз, — диде Альберт Илгизәрович.
Очрашуга килүчеләрнең барысы да патриотик рухта. Рәхәтләнеп аралаштылар.
Без хәзер Бөек Ватан сугышы чорында бабаларыбыз йөргән сукмаклардан атлыйбыз. Без йөргән урманнарда сугыш чорыннан калган дзодлар да очрый. Җиңү безнең якта булачак, анысы — бәхәссез, — диде алар.
Очрашу күчтәнәче итеп, барысына да азык-төлек пакетлары бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев