Россиядә 2027 елның февралендә алты көнлек эш атнасы булачак.
Ул 15-20 февральдә көтелә. Бу хакта РИА Новостига «Белем» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина хәбәр итте.
Эш шимбәсен 20 февральдә дүшәмбегә — 22 февральгә күчерәчәкләр. Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итә алачак — 21-23 февраль көннәрендә.
Нет комментариев