Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Гасыр яшьтәше: Олы Кайбычта яшәүче Сабира Гыйззәтуллинага 100 яшь тулды

Районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе булган Сабира Кәлимулла кызы Гыйззәтуллина — яшьлек елларын сугыш урлаган тыл хезмәтчәне. Бер гасырлык гомер юлы узган райондашыбыз бүген котлаулар кабул итте.

Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илнур Әхмәтов, «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова килде. 

— Сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәренә илебез Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы җибәрелә. Сезнең адреска Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да котлавы килеп иреште. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да тәбрикләү открыткасын тапшырырга дип килдек сезгә, Сабира апа. Алдагы гомерегезне дә исәнлектә-саулыкта, бүгенгедәй тәрбиядә кичерергә язсын, — диде Эльвира Заһидуллина.

Сабира апа чәчәк бәйләмен һәм бүләкне дә, рәхмәт әйтеп, сөенеп кабул итеп алды.

Бөек Ватан сугышы башланганда 16 яшь була аңа. Эшкә яраклы ир- егетләр фронтка киткәч, Сабира апа кебек яшүсмерләр, балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр тормыш арбасына җигелә. Тугыз балалалы ишле гаиләдә туа ул. Бертуганнарының бишесе кечкенә чакта ук вафат булган. Дүрт кыз бала үсәләр. Сугыш афәте аның яшьлеген генә түгел, әтисен дә урлый. Дәһшәтле елларда, чабата киеп, Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган чакларын бер дә онытмый Сабира апа. Ул елны бик салкын була. Туң җирне кәйлә, лом белән чокыйлар. Колхоз эшен дә алып барырга кирәк. Чәчүен дә чәчә, урагын да ура, урманын да кисә эшкә батыр кыз. Бар гомере авыр хезмәттә үтә.

Сабира апа сугыштан соң «Правда» колхозы фермасында сарыклар карый. Ул вакытта малларның баш саны 350дән артып китә. Лаеклы ялга чыкканда, «Хезмәт ветераны» медале дә тапшыралар үзенә. Хәзерге вакытта бертуганнарыннан үзе генә калган ул. Казан, Чаллы шәһәрләрендә сеңлесенең кызлары Әлфия белән Зөлфия яши, ай саен диярлек кайтып, ярдәм итеп китәләр. 

Ялгызы гына яшәүче Сабира Гыйззәтуллинага социаль хезмәткәр билгеләнгән. Ләкин иң зур терәге — «Өмет» үзәгендә эшләүче авылдашы Земфира Хәбибуллина. Күршеләре Рушания Миңнуллина һәм Әлфия Гыйләҗева да әбине ташламый. Аның янына гел кереп, ярдәмләшеп яшиләр. Моңарчы социаль хезмәткәр булып эшләгән Фатыйма Гыйниятуллинага да рәхмәтле Сабира апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев