Баш өянәге һәм инсультның симптомнары охшаш булырга мөмкин.
Татарстан Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә бу ике халәтне ничек аерырга икәнлеген әйтте.
«Әгәр инсульт турында сөйлибез икән, барыннан да элек йөзнең чалшаюы һәм хәрәкәтләрнең бозылуы турында сүз бара — тәннең яртысы ойый, кул, аякның бер ягы көчсезләнә. Алга таба сөйләм бозыла, кеше сөйләмне аңламый башлый», — диде доктор.
Табиб мондый симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итте.
Нет комментариев